СИРТМӘЛЕ с. 1) Сиртмәсе булган, сиртмә белән эшләнгән. Сиртмәле кое янында бер төркем агай-эне боз каткан улаклардан ат эчереп торалар. И.Гази. Бөтен өйдә агач сиртмәле кабык бишектән, иске самавыр белән агач табактан --- башка күз төшерерлек берни дә юк иде. Г.Бәширов 2) күч. Кое сиртмәсенә охшаган, бер күтәрелә, бер төшә торган. Җитмәсә, нәкъ юл читендә генә, чыгырларын шалтыратып, сиртмәле скважина эшләп тора. А.Хәсәнов |