СИРТМӘКОЙРЫК и. 1) зоол. Селкенчә, чәберчек. Каядыр барышлыймы, каяндыр кайтышлыймы, койма такталарына сиртмәкойрыклар кунгалап, берсе ‒ бер, икенчесе икенче якка оча. Р.Гариф 2) күч. Җилбәзәк хатын-кыз. Ике тәүлек буе кунакны һәм аның сиртмәкойрыгын сыйлар өчен, шактый чыгым тотылды. Х.Камалов |