СИРТМӘ и. 1) Тартканда сузыла һәм яңадан кире кайта торган сузылмалы нәрсә, пружина. Бернәрсәгә дә исе китмәгәндәй утырган солдат, кинәт кенә сиртмәгә баскандай сикереп, уртага ыргылды. К.Нәҗми. Назыйм абый дигәне алгарак барып, бөтен сиртмәләрен шыгырдатып, диванга утырды. Г.Кашапов

2) Коедан су күтәрү өчен, алгы башына чиләк, икенче башына авыр йөк тагылып, кое баганасына аркылы беркетелгән юан колгадан гыйбарәт җайланма. Авылның аргы очындагы урам коесының сиртмәсен шыгырдата-шыгырдата су чыгаручы ак алъяпкычлы хатыннар күренде. М.Әмир. Коеның сиртмәләрен шыгырдата-шыгырдата су чыгарганда да, өйгә кайтканда да Гөлбану --- туктамый елады. Г.Ибраһимов

3) Тарантас, арба һ.б.ш.ларның хәрәкәтен йомшарту өчен, агач колга, тимер тасмалар яки башка шундый сыгылмалы материалдан ясала, күчәр белән козау арасына ныгытыла торган җайланма, рессор. Каретада ике кешелек урын, алар тире каешларга беркетелгән. Ул каешлар сиртмә функциясен дә үтиләр. Мирас

4) диал. Тарантас. Сабантуйга барганчы, урамда хәрәкәт кызулана: сиртмәләргә төялеп, чатыр чабып инде китә дә башлыйлар. М.Мәһдиев

5) к. силә (1 мәгъ.). Каен сиртмә, кайры бишек – Безне шулар үстергән. Г.Мөхәммәтшин. Кабыктан ясап бирделәр безгә дугалы бишек, Миләш сиртмәгә элделәр, бауны юкәдән ишеп. З.Нури. Чаршауның теге ягында сиртмә шыгырдый башлады. Шундук, мазасызланып, яшь бала еламсырарга тотынды. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә