СИРПҮ ф. 1) Җиңелчә селкү, җилпү, кагу (канат, керфек һ.б.ш.ларны). Ул, керфекләрен еш-еш сирпеп, азрак көлемсерәп килә. Г.Бәширов. Чыкса, авыл өстеннән, җай гына канат сирпеп, торналар китеп бара иде. М.Мәһдиев 2) Күзнең кырые белән генә яки тиз генә карап алу; караш ташлау. [Кызлар] керфек асларыннан гына аңа күз дә сирпеп куйгалыйлар. Ф.Хөсни 3) Сыек яки вак нәрсәләрне кискен хәрәкәт ясап селтәп түгү, сибү. Су сирпү 4) Сыек нәрсәне пошкырту, бөркү. Саллы Ык исә, корт анасы кебек, бөтен чишмә-инешләрне үз канат астына җыеп, бормаланып кире кайта-кайта, кымыз үләне кайнап үскән үзәннәргә шифалы дым сирпеп, олы сулар тарафына вәкарь белән генә кузгала. М.Галиев 5) Капыл селтәп берәр якка җибәрү, юнәлеш бирү, урыныннан кузгату. Ул, Давытның карашын тоеп, бөдрәләрен сирпеп, башын борды һәм боздай салкын карашы белән аңа чыгып китәргә боергандай итте. М.Маликова. --- Гөлчирә сыгылмалы гәүдәсен оста гына читкә тайпылдырды һәм, куе коңгырт чәчләрен сирпеп җибәреп, күңелле итеп көлде. Д.Бүләков 6) Бөркү, мул итеп сибү, тарату (яктылык, нур һ.б.ш.лар тур.). Дамирның сөю сирпеп торган күзләре, һәрвакыт якларга әзер омтылышы, мәхәббәтне олылый белүе – болар һәммәсе Җәүһәр өчен кадерле, бик тансык иде. Ф.Яруллин. Әйе, мәхәббәт ‒ олы илаһи кичереш, ул кешенең яшәешенә нур сирпи, мәгънә бөрки. Т.Галиуллин 7) Аңкыту, чыгару, тарату (ис тур.). Чәчәкләр Хәятка карап көләләр һәм әллә кай җирләреннән генә аның борынына берничә исне берьюлы сирпеп торалар иде. Ф.Әмирхан 8) күч. Тавыш, караш, фикер, мөгамәлә һ.б.ш.лар белән хисне, халәтне чагылдыру, сиздерү, белдерү. Алар, ерак урманнар хакында уйланып, чак кына ямансу балкышлар сирпеп, күңелне каядыр дәшә, җилкендерәләр. Ә.Баян. [Кызның] шуклык, наянлык сирпегән күзләре аңа текәлде. Ш.Хөсәенов Сирпеп алу Тиз генә, бер тапкыр сирпү. Их, карап торулары, күз сирпеп алулары… Җыр. Кыз миңа күзен генә сирпеп алды да бер сүз дә әйтмәстән чигә бирде. Г.Бәширов. Тукай, шөбһәләнеп, аның йөзенә күз сирпеп ала. И.Нуруллин Сирпеп җибәрү Кисәк яки бераз гына сирпү. Күкрәгенә таралып төшкән чәч толымын кулы белән артка сирпеп җибәрде дә, бөгелә-сыгыла, атлар торган кибән ягына йөгерде. Д.Бүләков Сирпеп йөрү Озак кына яки һәр җирдә сирпү. --- ә язгы уйнак җил җирнең бу дымлы сулышын авыллар өстенә алып китә, ислемай өләшкәндәй, кешеләргә һәм хайваннарга сирпеп йөри. Ә.Еники Сирпеп карау Сирпергә тырышу; нәтиҗәсен белү өчен сирпү. Тыйнак, тотнаксызлыкны җене сөйми, егетләргә күз сирпеп тә карамый. З.Мәхмүди Сирпеп китү Бик аз гына яки үтеп барышлый сирпү. Ул тагын тирән кичерешләр белән изаланды, әйтерсең лә аз гына сирпеп киткән яктылык та сүнде, һәм тирә-як тагы дөм караңгылыкка чумды. А.Расих Сирпеп кую Бер мәртәбә сирпү. Зөһрә ханым, елмаеп, миңа хәйләкәр генә күз сирпеп куйды ---. Ә.Еники. Ирләр сүзенә кысылмыйча, тик кенә утырсаң ни була дигәндәй, бер күз сирпеп кенә куйды. Л.Ихсанова Сирпеп тору Туктаусыз, берөзлексез сирпү. Толстойныкы шикелле, саллы кушма җөмләсе артында, пеләш башын елтыратып, көлемсерәп, җылылык сирпеп торган автор образын сиземләве кыен түгел. Т.Галиуллин. --- кояш яктысында ниндидер серлелек сирпеп торган тузганактан меңләгән вак парашютчыклар аерылды да, десантчылар шикелле, дәррәү болын өстенә сибелде. Җ.Дәрзаман Сирпеп чыгу Башыннан ахырына кадәр сирпү. Безнең өйгә генә керә алмый җеннәр: --- әби, бисмилла әйтеп, бөтенесен куш кулы белән сирпеп чыга. Г.Гобәй |