СИРОП и. фр. 1) Суда эретелгән шикәр, шикәр суы, ширбәт. Балны фальсификацияләү сиропка төрле стабильләштерү, буягыч һәм хуш ис бирә торган өстәмәләр кушу юлы белән арзан имитация җитештерүче кайбер компанияләрнең бизнес концепциясенә әйләнде. Татарстан 2) Җиләк-җимеш суына шикәр кушып әзерләнгән татлы эчемлек. Шулар янында фрауның токымлы мүкләге биргән сөт һәм өйдә ясалган татлы чөгендер сиробы да бар. А.Тимергалин. Суытылган мусс креманкаларга бушатыла һәм табынга җиләк-җимеш сиробы белән бирелә. Көнкүреш хезмәте 3) Даруларның шундый сыеклык рәвешендәге формасы. Юкка гына даруларның формасы капсула, борчак, сироп формасында ясалмаган. Димәк, кеше организмына ул шулай файдалырак. Н.Кубрина |