СИРЕ’НА и. гр. 1) Грек мифологиясендә: матур җырлавы белән диңгезчеләрне һәлакәтле урыннарга алдап кертә торган хатын-кыз башлы, кош гәүдәле диңгез заты 2) зоол. күпл. Суда тереклек иткән имезүчеләр классыннан күбрәк яр буендагы сай суларда яши торган, үлән ашаучы зур хайваннар отряды 3) Төрле югарылыктагы көчле тавышлар хасил итү өчен кулланыла торган тавыш генераторы, тавыш сигналы бирү җайланмасы. Яр буендагы постларда, маякларда сиреналар җылый. М.Мәһдиев. Әгәр ара-тирә сирена үкертеп алсаң, --- милициянең район бүлегенә кадәр араны «Жигули» ике минутта үтә ала. К.Кәримов 4) Шундый җайланма ярдәмендә бирелгән кискен һәм улауга охшашрак сузынкы гудок сигналы. Валерий Быковский очканда, мәйдандагылар окопларга барып урнашкач, сирена яңгырый. Кызыл таң |