СИРӘ’К-МИРӘК с. 1. Бик сирәк була, сирәк очрый торган. Сирәк-мирәк таш төялгән авыр вагоннар, тростан ычкынып китеп, артка тәгәриләр. А.Гыйләҗев. Әнисеннән килгән сирәк-мирәк бүләкләр, шалтыратулар да Галиянең күңелендәге караңгы почмакка яктылык өстәп тора иделәр. А.Нургатина 2. рәв. мәгъ. Әллә нидә бер, шактый вакыт арасы белән. Борын безнең авылга урыс арасыннан, сирәк-мирәк кенә, сөтне күп бирә торган яхшы нәселле сыер килеп эләккәли иде. Ә.Еники. Ә Сибгат абый белән сирәк-мирәк күрешкәләргә туры килде. Ф.Яруллин |