СИРӘКЛЕК и. 1) Сирәк булу. Яшь, мыегы да кара, сирәклеген сизмисең, килешеп тора. Ф.Яхин. Күзләр матур булгач, теш сирәклеге чүп кенә, авызны йомыбрак йөрергә туры килер, дип фикер йөртә кыз. Д.Каюмова

2) Берәр нәрсә сирәк урнашкан, үскән урын. Азрак баргач, печән сирәгәйде, сукмак та шушы сирәклектә югалды. Г.Нургатина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә