СИРӘКЛӘ’Ү ф. 1) Сирәк (1 мәгъ.) итеп калдыру, сирәгәйтү. Ә инде кукуруз тишелеп чыгып күзгә күренгәч тә, пунктирлап чәчелгән орлыкларның шытымын челтәрле тырма-кыргычлар белән сирәкләделәр. М.Хәсәнов. Сукаланган болынга чөгендер чәчтеләр дә, хәзер Камил һәр җәйне шунда бил бөгә, кара җирдә казына, әллә нәрсәсенә котырып үскән чөгендерне бер сирәкли, ике сирәкли. Ф.Бәйрәмова 2) Сирәгәю, еш булмау. Хатлар сирәкләде 3) Кайдадыр йөрүне киметү, азайту. Моңарчы минем янга еш керә идең, хәзер сирәкләдең. Ә.Баян. [Солтангалиев:] – Әйдүк, рәхим итегез, Зәки әфәнде! Соңгы араларда, нишләптер, сирәкләдегез. – Сирәкләү генә түгел, табанны ялтыратыр вакыт җитте, – диде Зәки Вәлиди. Р.Мөхәммәдиев Сирәкли бару Эзлекле яки регуляр рәвештә сирәкләү Сирәкли башлау Сирәкләргә тотыну. Аучы, улы белән килененең хәлен белергә баштарак еш килеп йөресә дә, кышын сирәкли башлады. З.Мурсиев Сирәкли төшү Бераз сирәкләү; тагын да сирәкләү. Кишерне сирәкли төшү Сирәкләп алу Бераз, җиңелчә яки тиз генә сирәкләү. Чөгендер белән кишерне тиз генә сирәкләп алу Сирәкләп бетерү Барысын дә сирәкләү; нык сирәкләү. Әбием әйләнеп килгәндә, бер түтәлне сирәкләп бетергән идем инде. Ф.Зыятдинов Сирәкләп тору Даими яки регуляр рәвештә сирәкләү; хәзерге моментта сирәкләү. Шулай ук төп үсентенең вак сабакларын сирәкләп торсаң, чәчәкләре мул, эре була. Кәеф ничек? Сирәкләп чыгу Башыннан ахырына кадәр сирәкләү |