СИРӘКЛӘТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. сирәкләү1. (1 мәгъ.) 2) Сирәк (1, 2, 5 мәгъ.) итү, сирәгәйтү. Вахит менә шундый авырлыкларны берничә рәт татыганнан соң гына, ул «хасиятле догалар»ны укуын сирәкләтте. М.Гафури Сирәкләтә бару Рәттән сирәкләтү, эзлекле рәвештә сирәкләтү Сирәкләтә төшү Бераз сирәкләтү; тагын да сирәкләтү Сирәкләтеп бетерү Бөтенләй, ахырына кадәр, нык сирәкләтү. Бай, һәрвакыт чәйни-чәйни йолкып сирәкләтеп бетергән сакалын --- авызга бер-ике кабып чәйнәгәч, ары-бире йөри башлады. Ш.Мөхәммәдев Сирәкләтеп килү Электән үк, эзлекле рәвештә сирәкләтү Сирәкләтеп тору Даими рәвештә сирәкләтү; хәзерге моментта сирәкләтү Сирәкләтеп чыгу Башыннан ахырына кадәр сирәкләтү |