СИРӘКЛӘП рәв. Сирәк кенә, сирәк-мирәк, әллә нигә бер. Карт һәрбер сүзендә җитди вә чыдам күренә. Тик әби генә, сирәкләп, күзендәге яшен сөртеп куя. М.Гафури. Ара ерак булса да, Алатауга сирәкләп хәбәр килгәләде. Г.Ибраһимов. Сирәкләп кунакка бардылар, әмма ваклашып яшәмәде алар. М.Кәрим |