СИРӘКЛӘНҮ ф. к. сирәгәю. Ул абзый да киткәч, миңа өйдән азык-фәлән килү тагы да сирәкләнде. М.Гафури. Озын юлда дуслар сирәкләнә, җиде ятны дус-иш итәсе бар. Н.Әхмәдиев

Сирәкләнә бару Торган саен сирәкләнү. Әйе, ветераннарның, аларның тол җәмәгатьләренең дә сафы елдан-ел сирәкләнә бара. Т.Нәҗмиев

Сирәкләнә башлау Сирәкләнү ягына үзгәрү; сирәкләнергә тотыну. Сирәкләнә башлаган, анда-санда ак йөгергән шома чәч. М.Мәһдиев. Шулай күпмедер йөгергәч, ул урманның сирәкләнә башлавын, җир өстенең түбәнәюен шәйләде. Н.Фәттах

Сирәкләнә төшү Бераз сирәкләнү; тагы да сирәкләнү. Сирәкләнә төшкән рәшәткәләр, аларын да тап-тап булып тутык каплаган. Р.Низамиев

Сирәкләнеп бару Эзлекле рәвештә сирәкләнү. Дөресен әйтик: чын мәгънәсендә туган телнең нечкәлекләрен белгәннәр дә сирәкләнеп бара. Р.Фәйзуллин. Ләкин сирәкләнеп барды да ул хәлләр, тора-бара бөтенләй бетте. Ф.Баттал

Сирәкләнеп бетү Бөтенләй сирәкләнү. Кайчандыр ат кылыдай каты, куе сакал-мыегы сирәкләнеп беткән, һәм хәзер аның борын астында, ияк очында элекке гайрәтле чакларыннан калган ике-өч бөртек аксыл төкләр генә тырпаеп тора иде. Н.Фәттах

Сирәкләнеп калу Берәр тәэсирдән соң сирәкләнгән хәлгә килү. Өй түрендәге биек карт усак, сирәкләнеп калган зәгъфран яфраклары белән лепелдәп, нәрсәдер сөйли иде. Р.Төхфәтуллин. Җәзачылар төн җиткәнен генә көттеләр дә, чөй шикелле тыгыз сафка тезелеп, сирәкләнеп калган фетнәчеләр чылбырына ташландылар. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә