СИРӘК с. 1. 1) Үзара тыгыз урнашмаган, еш булмаган, куе түгел. Валентин Иванович Равилне күреп, гаҗәпсенеп, сирәк сары кашларын сикертеп куйды. В.Нуруллин. Кыз уймак борыны читләрендәге сирәк сипкелләре өстенә юка гына итеп кершән якты. Казан утлары

2) Бер-берсеннән ераграк урнашкан, еш булмаган. Аның күз алдыннан сирәк бакчалар, аерым йортлар, чәйханәләр үтә. Ш.Усманов. Өч-дүрт йортлы бер рус авылын үткәч, басу уртасындагы сирәк кенә каенлыкка тукталдык. М.Кәрим. Урман алдында, качаклар юлы өстендә, сирәк куаклы аланлыклар. Т.Галиуллин

3) Тыгыз тукылмаган, тыгызлыгы җитмәгән. Сирәк иләк көн дә кирәк, нечкә иләк бәйрәмдә кирәк. Мәкаль. Сирәк тукыма. Сирәк киндер

4) Куе булмаган, сыек, тыгыз түгел (һава, томан тур.). Сирәк кенә зәңгәр томан аша күренеп калган кояш шикелле, Мин очратам сине... М.Җәлил

5) Еш очрамый торган, киң таралмаган, аз. Соңгы елларда без илаһилыкны, сирәк кешеләргә эләгә торган талант төшенчәсен онытып барабыз түгелме? Г.Ахунов. Рәхмәй бик күп галимнәрнең дә төшләренә генә керә торган сирәк басмаларны гына җыя. Ф.Яруллин

6) Озак вакыттан соң була торган, еш булмый торган. Сирәк күренеш

2. рәв. мәгъ. 1) Сирәк (1 мәгъ.) булып яки сирәк итеп. Тары Хәлимгә бу юлы, ничектер сирәгрәк күренде, һәм ул өенә кереп тормады, --- туп-туры районга, агроном янына китеп барды. Г.Гобәй. Бу якларда сирәк күренгәнчә, өйнең бакча ягында буйдан-буйга шактый иркен веранда да эшләнгән. Казан утлары

2) Еш түгел, әллә нидә бер. Кунакның сирәк килгәне кадерле. Әйтем. Хафизлар бүлмәсендә мондый уеннар сирәк уйналалар иде. К.Тинчурин. Бу ике гаилә сирәк йөрешәләр иде. С. Рафиков. Ул хәзергә кадәр дөньяда сирәк табылган әсәрләрне үзенә җыю белән мәшһүр. Г.Гобәй

3) Әллә нидә бер, ара-тирә, аз. Сирәк-сирәк кенә колоннаның яныннан, кар тузаны күтәреп, атлы ординарецлар чабып үтә. Ш.Усманов. Урамда әле кеше бик сирәк очрый. М.Кәрим. Озын, төз гәүдәле, горур борынлы, --- чыгынкы маңгайлы, зур үткен күзле кешеләр Арча кавемнәре арасында сирәк очрый. Т.Галиуллин

4) Бер-берләренә ерак торып, ерак ара калдырып. Казах далаларында авыллар сирәк урнашкан

3. хәб. функ. Аз, җитәрлек түгел, уйлаганга караганда ким. Мөхтәсимгә йомыш бирмәс кеше авылда сирәк иде. М.Кәрим. Сагынмый үткән сәгатем Сирәк бит, сирәк, сирәк... Х.Туфан

Сирәк иләк биш юкә Такылдык, сер тотмас кеше турында. Әнә Сәрия, сирәк иләк биш юкә, монда сөйләшкәнебезне 14 нче бүлмәдәгеләргә кереп сайраган. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә