СИРӘГӘЮ ф. 1) Сирәк (1 мәгъ.) булып калу, сирәкләнү, ешлыгы, куелыгы кимү. Урманнар нык киселеп, шактый сирәгәйгәннәр. Чәч сирәгәю 2) Тыгызлыгы, куелыгы кимү, сыегаю (һава, томан һ.б.ш. тур.). Тауларга күтәрелгән саен, һава сирәгәя 3) Сан, күләм ягыннан азаю, кими бару. Солдатлар арасында шау-шу басылды, тегеләр хакында сөйләү сирәгәйде. М.Гафури. 1943 елның язы иде. Авылда ир-ат бөтенләй сирәгәйде. М.Кәрим. Гаскәр йончыды, сафлар сирәгәйде, корал, сугыш кирәк-яраклары җитешмәде. Г.Гобәй 4) Көче, киеренкелеге һ.б. ягыннан кимү. Керпе, кышын оясына яшеренеп, тирән йокыга тала. Аның тән температурасы төшә, сулышы сирәгәя. Биология Сирәгәеп бару Эзлекле рәвештә сирәгәю. Ә безнең авылда хәзер этләр дә сирәгәеп бара. Бала-чага кемне иркәләп, кем турында кайгыртып яшәсен? Ф.Яруллин. Татарстанда бер төре – гади артыш --- үсә. Сирәгәеп бара торган үсемлекләргә керә. Агулы үсемлекләр Сирәгәеп бетү Тәмам сирәгәю, нык сирәгәю. Утызынчы еллар азагында Сталин золымыннан исемнәре тапланып, сирәгәеп беткән язучылар арасыннан яңа «баганалар» күтәрү кирәк була. М.Галиев Сирәгәеп калу Берәр сәбәптән соң сирәгәю. Тигез, кыска гына итеп кыркылган электәге карасу чәчләре инде көмешләнеп аралашкан, баш түбәсендәгеләре сирәгәеп тә калган иде. Н.Хәсәнов. Бу урында биек наратлар сирәгәеп кала, аннары бөтенләй күренми башлыйлар. К.Тимбикова Сирәгәеп китү Соңгы вакытта сирәгәю. Нишләптер соңга таба Илдарның хатлары сирәгәеп китте. А.Әхмәтгалиева Сирәгәя бару Акрынлап, торган саен сирәгәю. Бәйрәмнәр сирәгәя бара иде. Ш.Усманов. Авылның эчми, тартмый, сүгенми торган картларыннан бөтен бер буын инде сирәгәеп бара иде. М.Мәһдиев Сирәгәя башлау Сирәгәюгә таба бару. Дәүләтгәрәй абзыйлар Ленин урамының иң кырыенда йорт урыны алып, шунда таудай яңа өй салып чыккач, аралар ерагайгач, ике арадагы мөнәсәбәтләр дә суына төшкәндәй булды, һәм барып-килеп йөрүләр сирәгәя башлады. Н.Фәттах. Урамда инде халык сирәгәя башлады. Вакыт бик соң, күрәсең. Л.Ихсанова Сирәгәя төшү Тагы да сирәгәю; беркадәр сирәгәю. Әмма авылның үзендә халык сирәгәя төшкән булып чыкты: колхоз эшләре механикалаштырылгач, авылда фәкать комбайн-трактор, ферма-фәлән тирәсендә эшләүчеләр генә торып калды, күпчелек исә, бигрәк тә яшьләр, шәһәр җиренә китү ягын карады. К.Миңлебаев. Туксанынчы елларда мәйданда кемнәр булса, хәзер дә шул берничә бөртек кеше икән, дөрес, рәтләре сирәгәя төшкән. Ф.Бәйрәмова |