СИРӘГӘЙТҮ ф. к. сирәкләү. Ә шулай да янә атна-ун көн нервыларын туздырып, аларның сафларын сирәгәйтеп, үзебезнекен ишәйтеп, контрһөҗүмгә зур әзерлек белән күчкәндә, куәтле дулкын тагы да көчле каршылыкка очрамаска мөмкин. С.Поварисов. Ул, гадәтенчә, вакыт-вакыт кергәләп хәл белешкәли иде, анысын да хәзер сирәгәйтте. Ф.Яхин Сирәгәйтә бару к. сирәкли бару. Алган яралар һәм авырулар ел саен аларның сафларын сирәгәйтә бара. Шәһри Казан Сирәгәйтә башлау к. сирәкли башлау Сирәгәйтә төшү к. сирәкли төшү Сания апаларда булса да, кичләрен чыкмый, хәтта анда кайтуны да сирәгәйтә төште. Безнең гәҗит Сирәгәйтеп алу к. сирәкләп алу Сирәгәйтеп бетерү к. сирәкләп бетерү. Ә шул вакытта көз-кыш көннәрендә авыл урамнарында дөм караңгы: баганалардагы утларны өзеп, лампочкаларны сирәгәйтеп бетерделәр – экономиялиләр. Татарстан яшьләре Сирәгәйтеп тору к. сирәкләп тору Сирәгәйтеп чыгу к. сирәкләп чыгу |