СИПТЕРҮ ф. йөкл. юн. 1) Башка берәүне яллап, боерып, үтенеп, сибү эшен башкарту. Балалардан түтәлләргә су сиптерү 2) Нинди дә булса сыекчаны яки газны берәр төрле җайланма, сиптергеч белән бөркү, пошкырту, сибү. Гөлҗиһанның басу юлына су сиптергәннәрен күргәне юк иде, хәйран калды. К.Тимбикова. Теге өйгә барып керүгә, йөзенә ниндидер газ сиптергәннәр. И.Хуҗин 3) күч. Бер яки берничә коралдан бертуктаусыз, еш, озак, көчле ату. – Аңлыйсызмы, – дим мин, – бу безнең артиллерия бит! Ишетәсезме, ничек сиптерәләр! А.Расих. Самолётлар, астан гына очып, гранаталар ташлый, пулемёттан сиптерә. Х.Камалов 4) күч. сөйл. Бик яхшы, оста сөйләү, җырлау, уен коралларында уйнау һ.б.ш. Гыйльми түти утырган җиреннән кулын чәбәкләргә кереште: – Әйттер шуны, сиптер шуны!.. Инде лә, инде лә! Г.Бәширов. Ә бүген ул, кызган башын кыйгайтып алган да, сигез телле тальянкада сиптерә. М.Мәһдиев Сиптерә башлау Сиптерергә тотыну. Нәкъ шул вакытта кызыл гаскәр ягындагы батареялардан берсе үзенең снарядларын кызыл гаскәр өстенә сиптерә башлады. Ш.Усманов. Мин бер түмгәк артына җайлап яттым да автоматымнан немецлар өстенә пуля сиптерә башладым. Ф.Яруллин Сиптерә тору Әлегә сиптерү; әледән-әле сиптерү. Кичә таралганнан соң, теплоходка кайтканда да, шаян штурман һаман Нәзифә тирәсендә булды, бетмәс-төкәнмәс мәзәкләрен, күңелле шаяртуларын туктаусыз сиптерә торды. С.Сабиров Сиптерә төшү Бераз сиптерү; тагын да күбрәк сиптерү Сиптереп алу Бераз гына, тиз генә сиптерү. Шалин шунда граната ыргытты, мин сугышчылар белән өске якка чыктым, блиндаж ишегенә автоматтан бер сиптереп алдым. Х.Камалов Сиптереп бетерү Бөтенесенә дә сиптерү; булган нәрсәнең барысын да сиптерү Сиптереп җибәрү Көтмәгәндә сиптерү, кинәттән сиптерү Сиптереп тору Даими рәвештә сиптерү; хәзерге моментта сиптерү. Көпшәләр су сиптереп тора, чип-чиста урамнар, хәрәкәт аз, шәһәрнең тонык гүләве монда ишетелми. Р.Батулла. Җир куеныннан да эреле-ваклы чишмәләр атылып чыга: кайсылары чишмә килеш кала, кайсылары елгага әверелә, кайсылары, көчле фонтан булып, вулкан атылгандай сиптереп тора иде. М.Кәбиров Сиптереп узу Узып барышлый сиптерү; чират, тәртип буенча сиптерү. Истребительләр тагы түбәннән генә ут сиптереп уздылар. Х.Камалов |