СИПТЕРГЕЧ и. Сыеклыкларны, шулай ук вак бөртекле нәрсәләрне бөркеп сиптерә торган махсус җайланма яки машина. Бер гектар игенне эшкәртү өчен, 0,75 – 1,5 килограмм препарат алына, һәм ул гади сиптергечләр белән сиптергәндә – 150 – 200 литр, ә самолёт ярдәме белән сиптергәндә, 50 литр суда эретелә. Г.Галиев. Чабыш артыннан юлга су сиптергеч машина чыкты. К.Тимбикова. Безгә әнә буяу сиптергеч машина кирәк. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә