СИПЛӘ’Ү ф. 1) Бураның яки башка корылманың тузган, черегән ниргәсен алыштырып яңарту, ремонтлау. Корылмаларны төзәтү, сипләү, реставрацияләү һәм ныгыту нәтиҗәле материаллар куллану һ.б. төрле юллар белән башкарыла. Төзү материаллары. Өй алай яңадан түгел, әмма черегән бүрәнәләрне бик пөхтәләп сипләгәннәр. Казан утлары

2) Баш сабып һ.б.ш. рәвештә аяк киемен яңарту. Аларның улларын мин мәктәбемә үз ризалыклары белән алдым. Аягына юк иде, үземнең иске читегемне сипләп бирдем. Ә.Фәйзи

3) Гомумән, искергән, таушалган нәрсәләрне элекке хәленә китерү, төзәтү, ямау. Иске бишмәтне әйләндереп сипләү

4) күч. Рәткә, тәртипкә китерү. Искене ипләп ки, тузганны сипләп ки. Әйтем

Сипләп алу Кыска вакыт эчендә сипләү. [Хөббениса:] Аннары әйтә, хәзерләнебрәк торыгыз, уракка төшкәнче, сезнең өйне сипләп алырга карар иттек, ди. Р.Төхфәтуллин

Сипләп бетерү Барсын да сипләү; тулысынча сипләнгән хәлгә китерү

Сипләп җибәрү Тиз арада сипләү; сипләргә керешү. Яңа оек бәйләтеп бирделәр. Әни бүрекне сипләп җибәрде. М.Гафури

Сипләп кую Берәр эш-хәлгә кадәр, алдан ук сипләү. Иртән торуыбызга коебызның бурасын сипләп куйганнар. Г.Галиев

Сипләп тору Даими рәвештә сипләү

Сипли төшү Бераз сипләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә