СИПКЕЛ и. Бит яки тәннең кайбер урыннарында булган, аеруча язын һәм җәен нык беленә торган саргылт яки коңгырт тимгелләр яисә шуларның берсе. Аңарга Хафиз: «Мин сине әнә шул бит очындагы ике сипкелең өчен яратам», – дигән иде. Ф.Хөсни. Әгәр дә ул кызның --- ике бит алмасында вак кына сипкеле җемелдәп тормаса, егетнең йокылары качмас та иде. М.Кәрим |