СИНХРОН с. 1. 1) Бер үк вакытта була яки башкарыла торган. Алдан барган ике пар ишкәкчеләрнең синхрон хәрәкәтләре – үзе бер шигъри күренеш. Р.Фәйзуллин. Синхрон тәрҗемә ясаучылар гадәттә икәү эшли: унбиш минуттан соң берсе икенчесен алыштыра. Сөембикә 2) лингв. Синхрониягә (2 мәгъ.) караган, шуңа мөнәсәбәтле. Фәндә синхрон метод 2. рәв. мәгъ. 1) Бер үк вакытта, бердән. Ниһаять, сәгать угы уникегә якынлашканда, уң як һәм сул як ишекләр синхрон ачылып, ике бүлмәдән ике ханым чыга. Ә.Зарипов 2) лингв. Синхрония (2 мәгъ.) принципларына таянып, шуның нигезендә. Шулай итеп, диалектларны синхрон тасвирлаган очракта, чираттагы бурычларның берсе булып диалект телен модельләштерү санала. Фән һәм тел |