СИ’НУС и. лат. 1) мат. Туры почмаклы өчпочмакта каршы як катетның гипотенузага чагыштырмасына тигез булган тригонометрик функцияләрнең берсе. Гаҗәпләнүемә каршы Рөстәм башын күтәреп карап елмайды да тагын синуслар, косинуслар арасына кереп чумды. К.Кара

2) анат. Куышлык. Киләләр, карыйлар, тыңлыйлар, «синус тахикардиясе» дип китеп тә баралар. А.Гыйләҗев. Эчәклек һәм сидек-җенес синусы тышка мөстәкыйль тишемнәр белән ачылмый, ә клоакага кушыла. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә