СИНТЕ’ТИКА җый. и. рус Химик синтез ысулы белән табылган материаллар һәм шулардан эшләнгән әйберләр. Затлы товар – чын күннән сумкалар, перчаткалар ---. Синтетика дигән алдавычның заты да юк. М.Мәһдиев. Аннан поляк товарлары һәр ноктада өелеп ята, халык аларны бик үк өнәми, синтетика тирләтә, тәнне сулатмый дип, киндер тукымалардан тегелгән кием-салым сорый иде. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә