СИНТЕ’ТИК с. 1) Синтез (1 мәгъ.) куллануга нигезләнгән. Тикшеренүнең синтетик ысулы 2) хим. Синтез (3 мәгъ.) ысулы белән бәйле, шуңа нигезләнгән. Синтетик ысул. Синтетик лаборатория 3) хим. Синтезлап табылган; ясалма. Синтетик нәрсәләр киеп, синтетик азыклар ашап, үзебез дә синтетикага әйләнеп китмик тагын. Г.Хөсәенов. Синтетик минераль пигментларны табу өчен, минераль чимал термик эшкәртелә. Төзү материаллары 4) лингв. Сүз формалары белән белдерелгән (грамматик мәгънәләр тур.); ярдәмче сүзләрдән файдаланмыйча төзелгән. Шарт мөнәсәбәте аналитик һәм синтетик чаралар белән берьюлы белдерелә. Ф.Галләмов. Синтетик гади җөмлә. Синтетик иярчен җөмлә 5) Аерым өлешләрне берләштерә, кушып карый торган; гомумиләштерә торган. 1930 елларда татар әдәбият белемендә кызыклы эзләнүләр бара, һәм, нәтиҗә буларак, синтетик вариантта культура-тарих мәктәбе формалаша. Ә.Закирҗанов. Синтетик театр 6) сөйл. Чын булмаган, ясалма. Чын галим белән синтетик, «заманча» ясалма докторлар, кандидатлар арасындагы аерманы күрергә синдә өйрәндем. М.Мәһдиев. Советча яңа кеше образы, һомосоветикус тибы, кешелеклелек, миллилек, гаделлек төшенчәләреннән мәхрүм ителгән синтетик натуралар. А.Хәлим |