СИ’НТЕЗЛАУ ф. 1) Синтез (1 мәгъ.) ысулы белән тикшерү; кушып-берләштереп гомумиләштерү. Аерым фәннәр тарафыннан тәкъдим ителгән нәтиҗәләрне бер-берсе белән чагыштырып, гомумиләштереп, синтезлап, объектив нәтиҗәләр чыгарырга мөмкин. Мирас. Татар әдәбияты Көнчыгыштан гына түгел, Көнбатыштан да килгән традицияләрне синтезлау юлы белән үсеш алган. Казан утлары 2) Синтез (3 мәгъ.) ысулы белән барлыкка китерү, ясау, табу. Үз җисемнәрен төзү өчен, яшел үсемлекләр углекислый газдан, судан һәм минераль тозлардан төрле-төрле органик матдәләр синтезлыйлар. Е.Солодухин. Сөт шикәре организмда аксымнар, майлар, витаминнар, ферментлар синтезлауда катнаша торган матдәләр составына керә. Р.Абдуллина Синтезлап бару Регуляр, эзлекле рәвештә синтезлау. Автор романда документаль һәм әдәби башлангычларны шагыйрь иҗаты хакындагы бәя-хөкемнәре һәм фәнни карашлары белән үреп, синтезлап бара. Т.Гыйлаҗев Синтезлап тору Даими рәвештә синтезлау Синтезлап чыгу Барысын, бөтенесен дә синтезлау Синтезлый башлау Синтезларга тотыну |