СИ’НТЕЗ и. гр. 1) Фәнни тикшеренүнең аерым хөкемнәргә нигезләнеп, төп, гомуми билгеләрне ачыклаудан гыйбарәт булган бер ысулы: төп принциплардан нәтиҗәләр чыгару һәм өйрәнү алымы; киресе: анализ // Объектны аның барлык бәйләнешләре белән бергә эзлекле рәвештә тасвирлау алымы 2) кит. Кушу-берләштерү, гомумиләштерү күренеше һәм нәтиҗәсе. Әдәби әсәрнең теле төрле стилистик катламнар синтезыннан гыйбарәт. М.Мөхәммәдиев. Димәк, фәнни фантастика хыял һәм чынбарлыкның кушылуы гына түгел, ул бер үк вакытта сәнгатьле һәм фәнни фикерләрнең аерылмас синтезы да икән. Р.Кукушкин 3) хим. Гади матдәләрнең тәэсир итешүләре нәтиҗәсендә катлаулырак кушылма хасил булу күренеше һәм нәтиҗәсе. Башта кандидатлык, аннан докторлык диссертациясен яклагач, каталитик синтез лабораториясен ачтым. Р.Вәлиев. М.А. Бутлеров каучук сыйфатында кулланыла торган изобутилен синтезын эшли. Төзү материаллары 4) мат. Билгеледән билгесезгә, бирелгәннән эзләнә торган зурлыкка таба фикер йөртү яки исбатлау методы 5) әд. Гомумиләштерү, типиклаштыру күренеше (әдәбиятта һәм сәнгатьтә). Ә.Давыдовның «Йокысыз төннән соң» әсәре – шигырь белән язылган роман. С.Хәким аны оста корылган конфликтлы поэмаларның синтезы буларак бәяли. Т.Галиуллин. Экран синтезы исә (кино, телевидение һ.б.) чынбарлыкны тагын да киңрәк, тулырак колачлап, комплекслы чагылдырырга омтыла. Әдәбият белеме |