СИНТА’ГМА и. гр. лингв. Сөйләмнең бер фраза басымы белән әйтелә, интонация һәм мәгънә ягыннан бербөтен тәшкил итә торган, бер яки берничә сүздән төзелгән синтаксик берәмлеге. Татар сөйләмен синтагмаларга бүлгәндә, мелодика, темп һәм пауза актив катнаша. Х.Сәлимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә