СИНОНИ’МИК с. 1) Мәгънәдәш, охшаш яки бер үк мәгънәле. Еш кына алар башка сүзләр белән синонимик мөнәсәбәткә керәләр: вату-җимерү; вату-сындыру; вәгазь-нәсыйхәт һ.б. Ф.Сафиуллина 2) Синонимнардан (1 мәгъ) торган, шуларны эченә алган. Синонимик оялар алынма сүзләр исәбенә дә байый. Ф.Сафиуллина. Төрки телләр, шул исәптән татар теле дә, --- Көнбатыш Европа телләреннән меңләгән сүзләр кабул иткән, һәм шуның нәтиҗәсендә бик бай синонимик рәтләр барлыкка килә. Ш.Ханбикова 3) Синонимлыкка, синонимия күренешенә караган; синонимикага мөнәсәбәтле. Телнең синонимик байлыгыннан файдалана белү сүз белән эш итүче белгечләргә бик кирәк. Ф.Сафиуллина. Сүзләрнең синонимик мөнәсәбәтләре кайвакыт катлауланып китә. Хәзерге татар әдәби теле |