СИНО’НИМ и. гр. лингв. 1. Төшенчә һәм мәгънәләре ягыннан тәңгәл килгән, аваз составы исә үзгә булган сүз, идиома һ.б.ш. Туган телнең синонимнарын яхшы белгән кеше үз фикерләрен төгәлрәк һәм матуррак белдерә ала. Ф.Сафиуллина. Ана теленең тирән сандык төпләреннән үзеңә кирәкле сүзләрне актарып чыгарасың, дистәләрчә синонимнардан нәкъ шул урынга утырырдаен сайлап аласың. К.Миңлебаев

2. с. мәгъ. Мәгънәдәш, синонимик. Тикшерелгән әсәрләрдә зур күпчелекне фразеологизмнардагы синоним вариантлар тәшкил итүе мәгълүм булды. Д.Рамазанова. Бу атама оригиналда Господь, Бог, Владыко дигән синоним парлары белән бирелә һәм әлеге сүзләр белән күптөрле сүзтезмәләр барлыкка китерелә. И.Бәширова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә