СИНКРЕТИЗМ и. гр. кит. 1) Берәр күренешнең башлангыч чорында мөстәкыйль рәтләргә бүленмәгәнлеге, тармакланмаганлык хәле һәм күренеше. Беренчел культурага синкретизм хас. Шушы сыйфат фикерләү рәвеше белән идеологиядә дә урын алган. Г.Дәүләтшин 2) Берничә сәнгать төренең бербөтенлектә чагылуы. Борынгы заманнарда сикретизм хөкем сөргән, ягъни шигъри сүз, музыка, бию һ.б. сәнгать төрләре, үзара тыгыз керешкән булып, бер-бере белән аерылгысыз бәйләнештә башкарылган. А.Әхмәдуллин. Югарыда сүз алып барылган Ф.Туйкин иҗатына да синкретизм хас. Ә.Закирҗанов 3) филос. Философия һәм диннәр тарихында эклектизмның бергә кушылуы мөмкин булмаган төрле карашларны механик рәвештә бергә кушудан гыйбарәт бер төре |