СИНЕ’КДОХА и. гр. әд. Бер предметның сыйфатын икенчесенә күчерүдән гыйбарәт метонимия төре: предмет урынына аның берәр аерым кисәген атау, күплек урынына берлек санын куллану кебек стилистик алым, сәнгатьчә троп. Телдә синекдохалар күп кулланыла: «безгә дә көн килер» дибез икән, «безгә дә көткән чор килер» дигәнне аңлыйбыз. Әдәбият белеме



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә