СИНГАРМОНИ’ЗМ и. гр. лингв. Кайбер телләрдә бер сүз кысаларында авазларның (ешрак сузыклар һәм кайбер очракларда тартыкларның) берничә фонетик билгесе буенча охшаш булуы. Сингармонизм, яки сузыклар гармониясе – барлык төрки телләр өчен дә диярлек (чуваш һәм үзбәк телләреннән башка) характерлы билге. Татар грамматикасы. Татар әдәби теленең үз сүзләрендә һәрвакыт диярлек сингармонизм саклана. Х.Сәлимов. Сингармонизм законы агглютинатив системадагы төрки, монгол һ.б. телләргә хас. Ф.Сафиуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә