СИН а. (синең, сиңа, сине, синнән, синдә) 1) Берәр кешенең үзенә турыдан-туры мөрәҗәгать иткәндә, шул кешегә күрсәтә торган зат алмашлыгы. Мине утка аткан ул – син, Мине суга салган да – син, Утта янсам, суга батсам, Тартып алган аллам да – син. С.Рәмиев. Зөфәр абый мине, ишарәләп, үз янына чакырды: – Менә кил әле, син бәләкәй малай түгел бит инде, – диде. Р.Мөхәммәдиев

2) Билгесез ияле яки гомумиләштерелгән мәгънәле җөмләләрдә гомумән кешене белдерә. Бездә бит шундый бер гадәт бар: әгәр син үз эшеңне тавыш-гаугасыз әйбәт эшләп йөрисең икән, сине күрмиләр. Ф.Яруллин. Кесә төбеңдә ачкыч булмаса, шәһәр өчен син кунак түгел, ятим килмешәк кенә икәнсең. К.Кәримов

Син бел дә мин бел «Бу сүз синең белән ике арада гына сер булып калсын» дигән мәгънәдә кисәтеп әйтү сүзе. Сөт турында син бел дә мин бел. Суяр өчен кайтарылган бу сыерлардан сөт-май да алу мөмкинлеге хуҗаларның планына кермәгән иде күрәсең. М.Әмир. Син генә башлы, бүтәннәр көйгән кашлы мыск. Акыл сатарга яратучыга карата әйтелә. Һи! Син генә башлы, бүтәннәр көйгән кашлы, ә?! Б.Камалов. Син дигәндә башым идәндә «Баш орып хезмәтеңә әзермен» дигән мәгънәдә әйтелә. Син дә мин, Мөхәммәтәмин «Без икебез генә, башка беркем дә юк» дигән мәгънәдә (берәр эшне башкару тур.). Әллә кем ясамый ич аны – син дә мин, Мөхәммәтәмин. А.Расих. Актив бер уч кеше ул: син дә мин, Мөхәммәтәмин. Ф.Хөсни. Син ишетмә, мин күрмим Берәр яшерен эштәге кешеләрнең бер-берен белмәмешкә салышырга сүз бирешкән әйтемнәре. Син ишетмә, мин күрмим: тегеләр тыштан бер-беренә дошман булып йөрсәләр дә, астан барышып йөриләр икән. Н.Исәнбәт. Син күр дә мин күр Тиз арада, кеше-кара күргәнче. Ялт бер заман, атка да сикереп менде, чи-и итеп бер сызгырды, син күр дә мин күр: урман эчләп чабып та китте, ди. Н.Исәнбәт. Шуннан, син күр дә мин күр. Уразмәт карт кинәт баеп киткән. Ә.Фәйзи. Син сандугач, мин карлыгач Пар килгән, бик тату, сөйләшеп туймый торган кешеләр турында. Син сорама, мин әйтмим 1) Я мактап бетергесез шәп, я телгә алгысыз дәрәҗәдә түбән нәрсә хакында сөйләгәндә әйтелә. Бездә шундый бер корал бар хәзер. Ул шундый кыра, син сорама, мин әйтмим! Менә ишетерсең әле. Г.Бәширов. Ул Хафизларның Шәмсебәдәрләре дә инде, син сорама, мин әйтмим, ничәнче киявен ташлап, атасына кайта. Н.Исәнбәт; 2) Нәрсәнедер әйтәсе, аңлатасы килмәгәндә әйтелә. Аны мин сиңа үзем алып киләм. Ә каян һәм ничек алачагымны син сорама, мин әйтмим. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә