СИМФО’НИЯ и. гр. 1) муз. Оркестр өчен язылган, гадәттә дүрт өлештән торган күләмле музыкаль әсәр. Үзәк калалардан бик ерак урнашкан Әдрәс авылында Шуберт симфониясе аеруча матур яңгырый. Г.Кутуй. Һади Такташның шигырьләренә симфония язарга мөмкин, ләкин җыр түгел. Х.Курбатов 2) күч. Төрле тавыш, төс яки тоннарның гармоник кушылуы. Флейталар тына, минем даулы йөрәгем симфониясен тыңлап… Ә.Фәйзи. Куе тәэсир, талантлы шатлык, меңнәр тавышы, төзү симфониясе бер генә кешенең күңеленә сыймый. Г.Кутуй |