СИМПТОМ и. гр. 1) мед. Берәр төрле физик яки рухи халәтнең (чир, кичереш, курку һ.б.ш.) тышкы чагылышы, күзәтеп була торган билгесе. Ул аңгы-миңге хәлдә көчкә генә тын алып ята. Сулышы гыжылдап чыга иде. Бу инде – бик начар симптом. Х.Камалов. Авыруның беренче симптомнары 2) күч. Берәр тенденциянең, күренешнең, үзгәрешнең сизелерлек билгесе. Минем күңелемдә шигърият үлә башлады, ә бу хәл, мин үземнән беләм, бик хәтәр симптом. М.Мәһдиев. --- һаман бер үк җавап ишетәм: язылган законнар өстен, диләр. Бу үзе үк – куркыныч симптом. Дөньяда беркайчан да язылган законнар язылмаган законнардан өстен була алмый. Т.Миңнуллин |