СИМЕРҮ ф. 1) Тәнгә май җыелып, симезгә әйләнү, симез (2, 3 мәгъ.) хәлгә килү. Эт симерсә, иясен тешли. Мәкаль. Җәй җәйләгән, көзге уҗымнарда симергән, инде башмак танага әверелеп килә торган бу бозау шактый көч җыйган. Ф.Хөсни

2) күч. Бай, рәхәт тормышта яшәп азу, артыгын кылану. Бүгенге симерүе генә җитмәгән, илгә-халыкка андый-мондый авыр көннәр кичерергә туры килсә, бу анда да корсагын шиңдерәсе түгел. Р.Төхфәтуллин. Үләнле җирдә – үгез, үлекле җирдә – мулла, даулы җирдә түрә симерә, сахрада безнең кебек муллалар булмаса, сезнең – җебек җаһилләрнең башын эт кимерә! Р.Батулла

Симерә бару Вакыт узган саен ныграк симерү. Кави үсә, симерә барды һәм иясен – остазын тешли башлады. Р.Батулла. Тиз үстеләр, көн узган саен симерә барды чучкалары. Н.Таҗиев

Симерә башлау Симерү ягына үзгәрү. – Минем гаскәрем тик торып ялыкты, атлар симерә башлады, меңбашлары үзләренең сәләтен күрсәтәлми күңелсезләнә, – дигән. З.Мурсиев

Симерә тору Ниндидер процесс беткәнче, шул процесс белән берьюлы симерү. --- провинциаль «бароннар», җирле олигархлар – барысы да мәшһүр «савымчылар». Халыктан алар бау ишәләр һәм һич аямыйча тиресен каезлыйлар. Үзләре, табигый, симерә торалар. Ватаным Татарстан

Симерә төшү Бераз симерү; тагын да ныграк симерү

Симереп бетү Нык симерү, тәмам симезгә әйләнү. Таймас: «Симереп бетәм инде!» – дип, корсагына шапылдатып карады. А.Тимергалин

Симереп җитү Тиешле дәрәҗәдә, җитәрлек симерү. --- малларның да чырае юк: җәй уртасы җитсә дә, Якты Күлдәге кебек симереп җитмәгәннәр, кайбер тайлар әле һаман да ябагаларын коеп, матурланып китә алмаганнар. Г.Ибраһимов

Симереп китү Тиз арада симерү. Гәүдәсенең артык калынаеп, тәненең симереп китүенә сәбәп шул хәрәкәт азлыгы булмадымы икән. Казан утлары. --- Рональд Пост, артык симереп китү сәбәпле, хөкем карарын гамәлгә ашыру вакытын кичектереп торуларын сораган. Татарстан яшьләре

Симереп яту Гел симерүдә генә булу. --- эшсезлектән симереп яткан Зәмзәмбикә нахак сүзләре белән бик нык теңкәгә тиде, канына бик күп тоз салды. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә