СИМЕРТҮ ф. йөкл. юн. 1) Симезгә әйләндерү, симез итү; симерүгә сәбәп булу. Инҗирне гарәпләр тин дип әйтәләр. Туклыклылыгы башка җимешләрдән артыграк, гәүдәне симертә. Мирас. Эш шунда: еш кына бәрәңгене симертә, диләр. Мәдәни җомга

2) Сугымга әзерләп ашату. Хатыны Нәзифә белән бергәләп, яшь үгезләрне симертәләр икән. Колхозга ел саен 200 баш үгез симертеп бирәләр. Г.Ахунов. Кыш кердеме, янә ял юк – муеннан эш: терлек-мазар симерт, илтеп сат, янә абзар тутырып мал-туар ал. М.Хәсәнов

3) з.-сыз Симез итү турында. Ипиләре дә ничә еллар – кәлҗемә: алабута ашаганнан соң хәтәр симертә бит, Хәдичәкәем! Р.Гаязетдин

4) күч. Рәхәт, иркен тормыш тәэмин итү, муллыкта яшәтү; ялкауланырга һ.б.ш. мөмкинлек бирү, юл кую

Симертә башлау Симертергә тотыну. Казанга терәлеп торган орденлы совхозларның берсендә куе сыер сөте эчертеп кенә биш данә чучка малаен симертә башладылар. А.Гыйләҗев

Симертә төшү Бераз симертү; беркадәр симергән хәлгә китерү

Симертеп бетерү Барсын да симертү

Симертеп кую Алдан ук симертү. Сарыкларны махсус корбан гаетенә симертеп куялар, бәйрәмгә ике ай вакыт калгач, ныклап ашаталар. Ватаным Татарстан

Симертеп тору Һәрвакыт симертү, даими рәвештә симертү

Симертеп яту сөйл. к. симертеп тору. Хәлил Хәсәнович үз куенында кара елан симертеп ятканлыгын аңлагач, инде кешеләрне таный белмәвен дә төшенергә тиеш иде. Ф.Яхин. --- бюрократлар аппаратын симертеп ятабыз. Нишләп симертеп ятабыз? Чөнки алар – илебезнең йөзе, һәм бу йөз шома булырга тиеш. А.Костюшкин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә