СИМЕЗЛЕК и. 1) Артык симез булу хәле (кеше тур.). Ханымның йөзе ярыйсы гына чибәр булса да, артык симезлек кыяфәтен боза. Ш.Усманов 2) Симез булу сыйфаты һәм дәрәҗәсе (тән төзелеше, ит, хайван тур.). Үзенең симезлеге белән аерылып торган кысыр сарыкка чират җиткәч, һәрвакыт аның кәефе китеп бара. М.Шабай 3) Уңдырышлылык (туфрак тур.) 4) күч. Көрлек, барлык, муллык ◊ Симезлегенә чыдый (чыдаша) алмау Байлыктан я дәрәҗәдән файдаланып масаю, үсенү, артыгын кылану турында. Гали укыр өчен түгел, байлыкка, симезлеккә чыдаша алмаганнан гына йөри инде. Г.Ибраһимов. Әле менә күптән түгел генә Индонезия утрауларында байлыкларына, симезлекләренә чыдый алмый кызынып ятучыларны көчле дулкын океанга сыпырып төшерде. Безнең гәҗит |