СИМЕЗ с. 1) Йомры, юан, калын; тулы гәүдәле (кеше тур.). Бары шуннан соң гына базар башының симез йөзендә ягымлылык чаткылары күренә башлады. Н.Фәттах. Фәтхулланың саллы алтын балдак белән авырайган симез бармагы һава сөзде. А.Гыйләҗев

2) Мае күп, бик майлы (ит тур.). Күп һәм симез ит белән озак кайнаган бу шулпа бик көчле, бик тәмле, бик туклыклы иде. Г.Ибраһимов. Симез билдәмә итен табынга кайнар килеш бирәләр. Ю.Әхмәтҗанов

3) Тәнендә мае күп булган; көр (терлек, кош-корт тур.). Билдәмә артыннан симез каз белән симез үрдәк, аннан бәлеш, иң ахырдан никах ширбәте килде. Г.Ибраһимов. Атна үтмәде, симез генә тәкә суеп, хатыныннан казан астырды Нурислам. М.Кәрим

4) Гумуска бай булган, черемәле, уңдырышлы. Кибән башларыннан озын саламнар буенча авыр, салмак кына тамган тамчылар, көзнең күңелсез җырын җырлагандай, тып-тып итеп, симез җиргә тамалар. Һ.Такташ. Бу – җирнең симез урыныдыр: монда көпшәк гөмбәләрен калкытып «җир мае» үсә. К.Кәримов

5) Тулы, тук (башак тур); итләч (җиләк-җимеш һ.б.ш. тур.). Йодрыктан зур симез һәм татлы караҗимеш, кытай алмасыдай эре, ләкин хуш исле чия ашагандай булам. Г.Кутуй. Мондый тәмле пәрәмәчләрне, мондый симез помидорларны, сап-сары йомыркаларны, мондый тәмле каймакны аның гомерендә дә ашаганы булмагандыр, мөгаен. Ф.Бәйрәмова

6) Тутырылган, тыгыз, бүртеп, кабарып торган. Шуннан соң ул кесәсеннән симез янчык чыгарып, бездәге илленче еллардагы заем кәгазе хәтле акча сайлап алды һәм җилпенүдән туктаган кәләпүшемә салды. К.Кәримов

7) күч. Куе кара, куе буяу белән ясалган; гадәтидән зуррак итеп ясалган, сызылган һ.б.ш. Хәлим ишектәге тамганы сызып бетерде дә, канат очын бөтерә-бөтерә, тәре сызыклары тоташкан урынга симез нокта төртте. Г.Гыйльманов

8) күч. Җитеш тормышлы, бай, барлыклы. Революциядән соң хакимиятне үз кулларына эләктерүчеләр (байларны күрәлмаучылар!) ә дигәнче үзләре дә симез байларга әвереләләр. З.Солтанова

Симез калҗа Җиңел генә килгән зур акча, әйбәт табыш; төшемле эш һ.б.ш. турында; майлы калҗа. Беребез дә пирамиданың түбәсенә – симез хөкүмәт калҗасы бүленә торган урынга менеп җитә алмады. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә