СИ’МВОЛЛАШТЫРУ ф. 1) Символлар белән сурәтләү, гәүдәләндерү. Әсәрдәге сурәтләр – символик сурәтләр, алар нинди дә булса абстракт идеяләрне символлаштыралар. Г.Нигъмәти. Халык җырларында мәхәббәт һәм сабырлыкны, аерылышу һәм хәбәрләшүне символлаштырган бу образлар [ай һәм җил] Такташта мәгънәви һәм экспрессия функцияләрен киңәйтеп кулланылалар. Т.Галиуллин

2) Символга әйләндерү

Сиволлаштыра бару Рәттән, эзлекле рәвештә символлаштыру

Символлаштырып бетерү Бөтенләй символ дәрәҗәсенә җиткерү; бик күп символлар куллану

Символлаштырып тору Даими яки регуляр рәвештә символлаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә