СИМВОЛИСТ и. фр. Символизм юнәлешендә иҗат итүче, символизм тарафдары. Яшерен матурлык, идея ачарга омтылып, символистлар ап-ачык нәрсәләрне чиктән тыш катлауландыралар. М.Гайнуллин. Символистлар иҗатында музыкага, яңгырашка, авазлар урнашуына зур игътибар бирелә. Ә.Закирҗанов. Символизмның пәйда булуын символистлар XX гасыр чигендә хасил булган мәдәни кризис белән бәйлиләр. Т.Гыйлаҗев |