СИМВО’ЛИК с. 1) Символ функциясен үти торган, символ булып хезмәт итә торган. Дәрдемәнд кораб символик образы ярдәмендә тарих хәрәкәте, җәмгыятьтәге үзгәреш, туган ил һәм халык язмышы турындагы уйларын гәүдәләндерә. А.Әхмәдуллин. Символик сыннар. Символик рәсем

2) Символ белән белдерелгән, сәнгатьчә шартлы. Икенче романда мине символик буяулар, мәгънә тирәнлеге һәм логик эзлеклелек сөендерде. Г.Ахунов. Шагыйрь тормыш күренешләрен эзлекле сурәтләү юлына төшмичә, символик күзаллауларга таянып, үткәнне, бүгенгене, киләчәкне уртак вакыт төшенчәсенә җыя. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә