СИМВОЛИЗМ и. фр. 1) Әдәбият, музыка һәм рәсем сәнгатендә XIX гасырда Франциядә барлыкка килгән һәм Россия, Бельгия, Франциядә иң көчле үсеш алган, чынбарлыкны абстракт һәм шартлы формаларда тасвирлый торган, индивидуализм һәм мистицизм белән сугарылган юнәлеш. Татар әдәбиятында 1914 елга керү белән символизм җәелеп, көч алып китте һәм Февраль революциясенә кадәр шул көчендә дәвам итте. Г.Сәгъди. Прозада символизм принциплары аеруча лирик проза формасында – нәсерләрдә киң чагылыш тапты. Ф.Бәширов 2) Предметларны билгеләр белән, гомуми төшенчәләрне предметлар белән белдерү күренеше; шуның өчен кулланылган билгеләрнең барысы; символика. Төсләр символизмы 3) Әдәбиятта: образлылык 4) Рәсем сәнгатендә: шартлылык |