СИ’МВОЛ и. гр. 1) Берәр идеянең, төшенчәнең, күренешнең кабул ителгән шартлы билгесе. Муса Җәлилнең «Тау чишмәсе» шигырендә чишмә иреккә сусау символы итеп бирелә. М.Максут. Символлар борынгы заманнардан ук килә һәм тормышта төрле очракларда кулланыла. Мәсәлән, ай – ялгызлык, сандугач – гүзәллек, чәчәк мәхәббәт символы. А.Әхмәдуллин 2) Сәнгатьтә: идеяләрне һәм тойгыларны шартлы рәвештә гәүдәләндерә торган образ. Сак-Сок образын, гадәттә, икесе дә ике якта күрешә алмый газапланучы якын кешеләр турында сүз барганда, бер чагыштыру, символ буларак телгә алалар. И.Надиров. Алдагы юлларда лирик герой белән ай арасында ышанычлы әңгәмә булып ала, символның экспрессив мәгънәсе киңәя төшә. Т.Галиуллин 3) Нинди дә булса берәмлек, зурлык, матдә һ.б.ш.ның фәндә кабул ителгән шартлы билгесе. Химик элемент символлары 4) информ. Компьютерда җыелган текстны хасил иткән тамгаларның һәрберсе: аерым бер хәреф, цифр, шартлы билге һ.б.ш. Серсүз кимендә алты символдан торырга тиеш |