СИМБИО’З и. гр. 1) биол. Ике төрле организмның үзара функциональ һәм физиологик яктан бәйле булып яшәве, һәр ике як өчен дә файдалы һәм кирәкле бәйләнештә тереклек итү формасы. Лишайник – симбиозда яшәүче гөмбә һәм суүсемнән торган бербөтен организм. Л.Мәүледова. Хайван белән үсемлек симбиозы. Ике үсемлек симбиозы 2) күч. Тыгыз бәйләнеш, бергәлек. Гумилёв буенча, гамәлдә я симбиоз турында (бер төбәктә һәрберсе үзенең экологик «почмагын» биләүче ике яки берничә этносның --- янәшә яшәве), яисә химера (төрле этносларның бер үк экологик җирлектә яшәве) турында сөйләргә кирәк. Т.Кәримов. Мөселманнар коммунизм, ислам һәм милләтчелек симбиозына ихлас күңелдән ышандылар, үз милли гаскәри частьларын һәм коллегияне шул симбиозны тизләтүче фактор итеп карадылар. Мирас |