СИЛУЭТ и. фр. 1) Берәр предметның яки кешенең бер төс өстенә икенче төс белән ясалган яссы сурәте. Силуэтларны механик юл белән ясаганнар, бу яктан алар капма-каршы нәрсәне яктылык ярдәмендә рәсемгә төшерүне хәтерләтәләр. Я.Перельман. Силуэтлар хәзерге фоторәсемнәрне билгеле бер дәрәҗәдә алыштыра алганнар. Кызыклы физика 2) кит. Берәр нәрсәнең караңгыда яки бик еракта күренгән шәүләсе, сызымы, чалымы. Менә караңгылык эчендә, калкулык өстендә, әрле-бирле йөрүче дошман часовоеның силуэты күренде. Г.Дәүли. Мавзолейга кичен бик күп итеп яктылык сибелә. Аның колонналары караңгы күк йөзенә силуэт булып язылалар. Г.Ахунов 3) Берәр нәрсәнең гомуми формасын билгели торган тышкы сызымы, контуры. Һәм ул, геометрия күзлегеннән чыгып, теге чибәрнең силуэтын керенке, чыгынкы урыннарын бушлыкта ике кулы белән сызымлап күрсәтте. М.Мәһдиев |