СИЛОСЛА’У ф. Силос итү, яшел үсемлек массасын силос өчен әзерләү, силоска эшкәртү. Быел менә саламны силослау бурычы куелган иде. Ул эшне дә кузгатканнары сизелми. М.Маликова

Силослап бетерү Бөтенләй, тулысынча силослау. Малга дигән кукурузны да силослап бетерделәр. М.Әмирханов

Силослап калу Нинди дә булса шартларга кадәр силосларга өлгерү

Силослап кую Алдан яки тиз арада силосланган хәлгә китерү

Силослап тору Даими яки регуляр рәвештә силослау

Силослый бару Рәттән, барысын да силослау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә