СИЛӘ и. 1) Бишек элә торган сыгылмалы агач колга яки тимер пружина. Җырчы да булмаган әти, Ә миңа бишек силәсен Зыңлап торганын ясарга Өйрәнгән минем әти. Р.Фәйзуллин. Элгәре агач силәләр була иде, хәзер пружиналы силәләр эләләр. Казан утлары 2) к. сиртмә (3, 4 мәгъ.). Арт яктан тарантас силәсенә кыстырылган чалгы [күренеп тора иде]. С.Рафиков. Димәк, бу хакта ул колхоз рәисе белән сөйләшкән, чөнки тарантаста рәис кенә йөри, бригадир Бурлы бияне силәгә җигә иде. М.Хуҗин |