СИЛ и. гар. Күпләп кар эрү яки көчле яңгыр яву сәбәпле, таулардан төшә торган көчле, гадәттә, ташлы ташкын. Кышкы йокыга талыр алдыннан сил акканда елгага керү – үлемгә бару белән бер. Я.Шәфыйков. Күз яшьләрем сил булып агадыр. [Чөнки] дөньяның бар михнәтләрен танып белдем. Фәнни эзләнүләр һәм фольклор үрнәкләре. Ул елны сил каты акты. Гасырлар авазы |