СИКСӘНЛӘП сан Чама белән сиксән; якынча сиксән булуны белдергән чама саны. Туфанны бирегә китергәндә исә, камерада сиксәнләп тоткын була. Р.Мостафин. Бер полк, ягъни мең ярым кешедән без барлыгы сиксәнләп кеше исән калган булып чыктык. З.Мәхмүди