СИКСӘНЕНЧЕ сан Рәт, тәртип белән санаганда сиксән урынында килә торган тәртип санын белдерә. Гомернең сиксәненче баскычына аяк басканда да, үзеңдә сабыйлыкның күңел сафлыгын саклый алу – бик кадерле рухи байлык, сирәк очрый торган бәхет ул. Г.Бәширов. Ул заманнарда, узган гасырның сиксәненче елларынача, өлкәннәр, авыл агайлары халык турында кайгырта беләләр иде шул. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә